«Язгы тамчы» (6+)

2 һәм 3 мартта 10 нчы санлы китапханәдә иң матур язгы бәйрәмнәрнең берсе якынлашканда танып белү-күңел ачу сәгатьләре узды.

кап
10ф. «Весенняя капель»
10ф. Участники мероприятия
10ф. «Весенние ребусы»

Чараның беренче өлешендә китапханә хезмәткәре балаларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы һәм аны дөньяның төрле илләрендә ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде. Шулай ук балалар төрле чорда яшәгән һәм исемнәре дөньяның төрле илләре тарихына язылган бөек хатын-кызлар язмышлары турында белде. 

Шуннан соң мәктәп укучылары бик теләп бәйгеләрдә катнашты, иҗади биремнәр башкарды. Алар өчен «Язгы ребуслар», «Хатын-кыз логикасы эштә», «Кулинар ярышлар» бәйгеләре һәм «Син хатын-кызларны беләсеңме?» викторинасы үтте. Балалар шулай ук зур кызыксыну белән табышмаклар чиште һәм чәчәкләр турында сорауларга җавап бирде. 

Чара малайларның сыйныфташ кызлары өчен әзерләгән видеооткрыткасын карау белән тәмамланды.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: